В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гагарин урамы буенча урнашкан күп функцияле үзәк яңа график буенча 1-нче апрельдән эшли башлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). 1-нче апрельдән Казанның Гагарин урамы, 103 адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәкнең Заречный бүлегендә эш графигы үзгәрә.
Хәзер ул гариза бирүчеләрне пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, сишәмбе көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында.
Калган көннәрдә Заречный бүлеге графигы үзгәрешсез кала: дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә – 8.00-дән 18.00-гә кадәр, җомга – 7.00-дән 17.00-гә кадәр. Якшәмбе – ял көне.