65/1 кварталында Чистай, Мусин, Четаев һәм Бичурин урамнарындагы йортлар вакытлыча җылылыксыз калды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Казанда көчәнеш арту аркасында «Савиново» котельнясы насослары сүнде. 65/1 кварталында Чистай, Мусин, Четаев һәм Бичурин урамнарындагы йортлар вакытлыча җылылыксыз калды.
Торак-коммуналь хуҗалык комитетында хәбәр итүләренчә, челтәрләргә су кергән, ул торбаүткәргечкә зыян салган. Төзексезлек Четаев урамындагы 48-нче номерлы йорт тирәсендә барлыкка килгән. Урында казу эшләре алып барыла. Җитешсезлекләр бетерелгәннән соң, күпчелек йортларга җылылык бирү яңадан торгызылачак. Әмма Четаев урамы буенча 46-нчы һәм 48-нче номерлы йортлар калачак, анда җылылык түбәнәйтелгән параметрлар белән биреләчәк. Ремонтны көн дәвамында төгәлләү планлаштырыла.