Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефон аша элемтәгә чыгуларын сорый: 8 (843) 533-38-19, 8 (843) 533-38-48.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казанда 9 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән очракның шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 14-нче мартта 16.10 сәгатьтә Рихард Зорге урамы буенча урнашкан 81-нче номерлы йорт ишегалдында була. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан, баланың уң табан астына зыян килгән.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефон аша элемтәгә чыгуларын сорый: 8 (843) 533-38-19, 8 (843) 533-38-48.
Узган тәүлек эчендә Татарстан башкаласында 225 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 1-се баланы бәрдерү белән бәйле. Бер көн эчендә 469 машина йөртүче һәм 228 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 19-ы куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган өчен; 92-се җәяүлеләргә хәрәкәт иткәндә өстенлек бирмәгән, 2-се – балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. 5 автомобиль йөртүче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашып, урыннан качкан өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгы хакында искәртә.