Узган ял көннәрендә (3-нче һәм 4-нче августта) Казанда 209 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казанда 11 яшьлек кызны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Авария 3 августта Королев урамындагы 47-нче номерлы йорт каршында 9.30 сәгатьтә булган.
Әлеге очрак зыян күрүче машиналар йөри торган юлны тиешле булмаган урында чыккан вакытта була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кызның сул терсәге буыны җәрәхәтләнә. Машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848. Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.
Узган ял көннәрендә (3-нче һәм 4-нче августта) Казанда 209 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.