Автомобильче Копылов урамы, 2 адресы буенча урнашкан йорт каршындагы светофорның тыя торган сигналына үткән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Казан дәүләт автоинспекциясе Копылов урамы, 2 адресы буенча урнашкан йорт каршында 1-нче майда булган авария шаһитларының элемтәгә чыгуларын сорый. Юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек бала зыян күргән.
Маркасы билгесез булган автомобиль йөртүче 14:30 сәгатьтә РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 6.13-нче пунктын бозып, светофорның тыелган сигналына үткән, һәм көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча светофорның рөхсәт итү сигналына автомобиль хәрәкәте барышы буенча сулдан уңга хәрәкәт итүче 13 яшьлек баланы бәрдергән.
Җәяүле сул балтыр җәрәхәте алган һәм балалар травматология пунктына китерелгән, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелгән.
Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли һәм аларны 7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.