В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанда 24 гыйнвар көнне булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр.
15.00 сәгатьтә Заря урамының 7 номерлы йорты каршында 49 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, хатын-кыз Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыккан. Машина йөртүче Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Хатын-кыз маңгаеның йомшак тукымалары җәрәхәтләре ала. Казанның дәүләт автоинспекциясе шаһитларны (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Үзган тәүлектә шәһәрдә 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесендә ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ЮХИДИ матбугат хезмәте.