В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Мәскәү шәһәренең «Обелиск» эзләнү отряды игълан итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган кызыл армеец рядовой Петр Кузьмич Карповның туганнарын эзлиләр. Бу хакта Мәскәү шәһәренең «Обелиск» эзләнү отряды игълан итте.
Отряд волонтерлары хәбәр иткәнчә, 2016 елның июнь аенда Смоленск өлкәсенең Темкино районы Мурыгино авылында туганнар каберлегендә солдат җәсәдләре табылган. Волонтерлар әлеге кабердә тумышы белән Казанда туган, 1901 елгы, 17-нче укчы дивизиясенең рядовое Петр Карпов та җирләнгән дип ышаналар. Солдат 1942 елның 25-нче августында 292-нче медсанбатта яраларыннан үлә.
2017 елда Карпов П.К. һәм башка солдатларның җәсәдләре Смоленск өлкәсе Васильево районының Васильево авылына яңадан күмелә.
Рядовой Петр Карповның туганнарыннан, солдатның исемле папкасын һәм яңа җирләнгән урын адресын тапшыру өчен, җавап бирүләрен сорыйлар. Волонтерлар белән 8-903-089-75-79 телефоны буенча элемтәгә керергә яки roza-fattahova@mail.ru электрон почтасына язарга мөмкин.