В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике очракта да машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан кача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанда ике юл-транспорт һәлакәтләре шаһитларын эзлиләр, аларда җәяүлеләр зыян күрә.
30 гыйнвар көнне 13.20 сәгатьтә “Киа Спортейдж” автомобилен йөртүче Константиновка бистәсендәге Школьная урамының 24-нче йорты каршында, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, зур тизлектә 43 яшьлек ир-атны бәрдерә һәм, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Һәлакәт нәтиҗәсендә ир-атның биле, сул табаны җәрәхәтләнә, ми селкенүе шиге бар.
15.00 сәгатьтә Ямашев пр-ты, 49а йорты каршында 15 яшьлек кызны машина бәрдерә. Алдан алган мәгълүматлар буенча, кыз, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, юлны тиешле булмаган урында аркылы чыккан. Машина йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Нәтиҗәдә, кызның уң табаны сеңерләре тартыла, дип хәбәр итә РФ ЭЭМ Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтләр шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Тәүлек эчендә шәһәрдә барлыгы 256 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 4 кеше зыян күргән.