В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте 23-нче май көнне Нокса Авышлыгы буенча урнашкан 39-нчы номерлы йорт каршында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Казанда 10 яшьлек кызны машина бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 23-нче майда 14.46 сәгатьтә Нокса авышлыгы буенча урнашкан 39-нчы номерлы йорт каршында була.
Машина йөртүче яшь җәяүлене көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән юлны аркылы чыкканда бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан качып китә. Һәлакәт нәтиҗәсендә кызның маңгай өлешендәге, уң кул чугындагы һәм уң терсәк буыны өлешендәге йомшак тукымалары бәрелә.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларының түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлек эчендә Казанда 191 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 6-сы зыян күрүчеләр белән – 3-се җәяүлеләрне бәрдерү һәм 3-се пассажирларның егылу очраклары. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан 6 кеше – 3 җәяүле һәм 3 пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.