11-нче номерлы йорт каршында 53 яшьлек хатын-кызны бәрдерәләр.
Фото: Денис Гордийко
17.10 сәгатьтә Дубравная урамы буенча 11-нче йорт каршында 53 яшьлек хатын-кызны бәрдердерәләр, ул җәяүлеләр өчен көйләнми торган юл кичүе аша чыга. Йөртүче вакыйга урынын РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып ташлап китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең баш мие селкенгән, уң як мангай-чигә өлешендә ачык яра, уң ботның йомшак тукымалары имгәнгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 185 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 8-е зыян күрүчеләр белән. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 8 кеше – 4 җәяүле (шул исәптән бер бала), 3 йөртүче һәм пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ матбугат хезмәте.