В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм гает намазы һәм мәчетләрдә вәгазьләр һәм корбан чалу йоласы белән билгеләп үтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). ТР Мөселманнары Диния нәзарәте Казанда Корбан бәйрәмен оештыру һәм билгеләп үтүдә ярдәм итү өчен волонтерлар җыю турында игълан итте. Әлеге бәйрәм гает намазы һәм мәчетләрдә вәгазьләр һәм корбан чалу йоласы белән билгеләп үтелә.
Бәйрәм көннәрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар әзерләнгән. Биредә үк, корбан чалынгач, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, ятимнәргә ит таратылачак.
Корбан бәйрәме гадәтләрен үтәү өчен мөфтият волонтерлар чакыра, дип хәбәр итә ТР Мөселманнары Диния нәзарәте. Волонтерлар корбан итләрен ваклап пакетларга тутыру, машинага төяү, аны мохтаҗларга өләшү, шулай ук төп гает намазын оештыруда ярдәм итүдә катнашачаклар. Гаризаларны сылтама буенча калыдырга мөмкин.