В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларга 14-23 яшьлек 3,6 мең спортчы һәм 11 илдән 1239 судья килер дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Казанда БДБ илләренең I Уеннарына волонтерлар җыю дәвам итә. Татарстан башкаласында 20-27 августта узачак ярышларга 14-23 яшьлек 3,6 мең спортчы һәм 11 илдән 1239 судья килер дип көтелә.
Уеннарны оештыруга һәм үткәрүгә барлыгы 20 функциональ юнәлеш буенча 2000-гә якын волонтерны җәлеп итү планлаштырыла. Гаризаны 30-нчы апрельгә кадәр Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда узачак уеннарга Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украинадан вәкилләр киләчәк. Уеннар программасында спортның 21 төре – баскетбол, бокс, пляж волейболы, өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбау көрәше һәм көрәш, карате, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат бар. Барлыгы 280 комплект медаль уйнатылачак.
Ярышлар Казанның 15 спорт объектында узачак, шул исәптән Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең 8 объектында. Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарын 20-нче һәм 27-нче августта «Баскет-холл»да үткәрү планлаштырыла.
БДБ илләренең I Уеннарын уздыру инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин чыкты. Беренче турнир ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Ул ике елга бер тапкыр узар дип көтелә.