Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2020, 10:35

Казанда күпфатирлы йортларда төтен юлларын төзекләндерү буенча проект әзерлиләр

Казанда узган ел күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең газ белән агулану очраклары арткан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда узган ел күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең газ белән агулану очраклары арткан. 2018 елда шундый 4 очрак булса (аларда 18 кеше зыян күргән), 2019 елда аларның саны 18-дән 44-кә кадәр арткан. Фатирларда төтен чыга торган төтен юллары, шулай ук вентиляция эшенә кыенлык тудыра торган махсус тыгызлау җайланмалары булган пластик тәрәзәләр һәм ишекләр боларның төп сәбәбе булып тора. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов махсус клапаннар һәм пластик пыяла пакетларда микроҗилләтү системалары газ белән агулануны булдырмый калырга мөмкин дип сөйләде.

Д.Анисимов сүзләренә караганда, агулану очракларына ясалган анализ күрсәткәнчә, алар нигездә пластик тәрәзәләрнең арзанлы конструкцияләре яки клапаннарсыз искергән модельләре булган биналарда була. Бөтен җирдә пластик тәрәзәләр урнаштыру бинаның стеналары аша уза торган төтен юллары белән бәйле проблемаларны китереп чыгара. Бу бигрәк тә ачык яну камералары булган газ колонкалары белән җиһазландырылган күпфатирлы йортлар өчен актуаль.

2019 елда «Ачык Казан» системасына «Төтен юлларын вентиляцияләү төзек булмау» категориясе буенча 8 мең 394 мөрәҗәгать килгән. Чагыштыру өчен - 2018 елда алар 5 меңнән аз гына күбрәк иде.

«Әлеге хәлне һәм проблеманың кискенлеген исәпкә алып, подрядчы оешмалар һәм идарәче компанияләр барлык күпфатирлы йортларда төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерү эшен оештырдылар", - диде Д.Анисимов. Аның сүзләренә караганда, хәзер төтен чыга торган һәм вентиляция каналларының (газ чыгу очраклары булу-булмауга) торышын видеоэндоскоплау ысулы белән тикшерергә мөмкин.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә белгечләр җитешсезлек ведомостьлары төзеделәр һәм алда торган эшләр күләмен билгеләделәр. Бүгенге көндә билгеле булган төтен юлларын яңарту ысуллары кыйммәт тора, ә бу төр эшнең бәясе расланмаган, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. Бу 2019 елның 1-нче июленнән хезмәт күрсәтүгә бер квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен күләмендә аерым тарифлар керткәндә исәпкә алынды. Исегезгә төшерәбез, элек вентиляция каналларын һәм төтен юлларын төзекләндерү «Агымдагы ремонт» маддәсе буенча түләү хисабына калган принцип буенча башкарыла иде.

Хәзерге вакытта идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар белән берлектә күпфатирлы йортларда төтен юлларын төзекләндерү буенча техник карарлар проекты эшләнә, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына әзерләнгән техник карарлар буенча төтен чыга торган юлларны төзекләндерүгә смета нормативларын эшләү һәм раслау кирәклеге турында мөрәҗәгать юллаячаклар.

«Каналларның герметиклыгы бозылу, тоташтыру урыннарында тыгызлык булмау, йорт кассеталарының бер-берсе ягына күчеше булганда, төтен юллары аша газ яну продуктларының фатирларга эләгүе мөмкин, - дип аңлатты Д.Анисимов. – Мондый фактлар ачыкланган очракта, җитешсезлекләрне бетергәнчегә кадәр торак биналарны газ белән тәэмин итүдән туктаталар». Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 18 йортның 152 фатирында яшәүчеләрдә, агуланмасыннар өчен, газ белән тәэмин итүне туктатканнар.

Спикер мисалга Бондаренко урамындагы 5-нче номерлы йортны китерде. 2018 елның февралендә герметиклык бозылу, вентиляция каналлары һәм төтен юлларын бозу факты буенча «Казангоргаз» белгечләре йортта газ колонкаларын сүндерделәр, заглушкаларны урнаштырдылар. Кайнар су белән тәэмин итүне торгызу өчен халыкка берничә вариант тәкъдим ителде, алар арасында түбәндәгеләр бар – фатирларда тупланган электр су җылыткычларын урнаштыру, гамәлдәге газ колонкаларын ябык яну камерасы булган колонкаларга алыштыру (бу исә төтен чыгу юлы аша яну продуктларын бүлеп бирергә мөмкинлек бирә) яки йортта суны кайнарлату өчен индивидуаль җылылык пункты урнаштыру. Милекчеләр белән берничә җыелыш үткәрелсә дә, ахыр карар кабул ителмәде, дип өстәде Д.Анисимов.

Күпфатирлы йортларның төп өлеше агач тәрәзә рамнарын эксплуатацияләүгә исәпләнгән, дип билгеләп үтте үз чиратында Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. «Бу бик мөһим мәсьәлә. Агач рамнарны пластикка массалы алыштыру көтелмәгән нәтиҗәләргә китерде, бигрәк тә газ колонкалары булган йортларда, – диде ул. - Фатир милекчеләренә, рамнарга алардан башка заказ бирелсә, вентиляция өчен клапаннар урнаштыру турында уйларга кирәк. Бу - иминлек нигезе».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.01.2020
Видеорепортаж
20.01.2020 09:34
Казанда күпфатирлы йортларда төтен юлларын төзекләндерү буенча проект әзерлиләр
Барлык яңалыклар