В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Квалификацияле белгечләр тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтү өчен ышаныч телефоны эшли.
Үзәк психологлары тәүлек буе авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән деструктив агымнар һәм берләшмәләр йогынтысына дучар булган балаларга һәм яшүсмерләргә квалификацияле психологик ярдәм күрсәтә. Белгечләргә аларның әти-әниләре дә мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратуларны кризис ярдәме һәм телефон консультациясе буенча махсус әзерлек узган клиник психологлары һәм психотерапевтлары кабул итә.
Ярдәм сорап +7(843)571-35-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен +7(800)200-01-22 номеры буенча бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли.