Россиядә матчларда 970 мең тамашачы булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Казан FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр арасында стадионда булган кешеләр саны буенча лидер шәһәрләр бишлегенә керде. Ике матч эчендә “Казан Аренада” 84 мең кеше булган.
“ТурСтат” агентлыгы мәгълүматлары буенча, Россиядә уеннарны барлыгы 970 меңнән артык тамашачы караган. Беренче бишлеккә шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Ростов-на-Дону шәһәрләре кергән.
Иң күп кеше җыйган матч Мәскәүнең “Лужники” стадионында булган, Россия белән Согуд Гарәбстаны арасындагы уенны 78 меңнән артык кеше караган. Ә иң аз кеше Екатеринбургта узган Уругвай һәм Египет командалары арасындагы уенда булган – 27 мең кеше.