В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы район администрацияләренә, «Шәһәр төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казанда юл хезмәтләре яңгыр сулары коеларын чүп-чардан һәм боздан чистарту эшләрен башкара. Иртәнге сәгать 4-тән Меңьеллык мәйданында, Копылов, Достоевский урамнарында һәм башка урыннарда су басулар турында 6 мөрәҗәгать кергән. 10:00 сәгатькә бу су басулар бетерелде, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәте.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Казанда 6:00 сәгатькә 15 мм явым-төшем яуган – бу айлык норманың өчтән бере диярлек.
Су басуларны бетерүдә «Шәһәр төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе бригадасы, шулай ук теге яки бу территориягә беркетелгән юл оешмалары эшли.
Шәһәр халкы төзек булмаган яңгыр канализацияләре турында район администрацияләренә, «Шәһәр төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итә ала:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843) 555-07-96 (тәүлек буе), +7(843) 519-34-00 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-96 (тәүлек буе), +7(843)277-02-10 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
Совет районы: +7(843)272-01-05 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;
«Шәһәр төзекләндерү» МУП: +7(843)555-07-96 (тәүлек буе).
Тышкы төзекләндерү комитеты: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83-83 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;