Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2021, 11:49

Казанда ел ахырына кадәр 1,8 меңнән артык автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылачак

Берничә ел эчендә әлеге приборлар 150 татарстанлының, шул исәптән 61 баланың гомерен саклап калган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Казанның торак йортларында һәм фатирларында 2021 ел башыннан бирле 17,8 меңнән артык автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Бүгенге көндә алар янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы булып кала бирә, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов.

2016 елдан Татарстанда автоном янгын хәбәрчеләре эшләп җибәргән 75 очрак теркәлгән, бу 150 кешенең, шул исәптән 61 баланың гомерен саклап калган.

Республика башкаласында быел иганәчеләр ярдәме хисабына 50 хуҗалыкта 144 хәбәрче, Башкарма комитет чаралары хисабына 38 хуҗалыкта тагын 94 прибор урнаштырылган. Моннан тыш, халык үз исәбенә 4,7 меңнән артык йорт биләмәсендә 17 мең 642 хәбәрче урнаштырган.

«Бүгенгә 609 гаиләнең йортында һәм фатирларында хәбәр итүчеләрне урнаштыру таләп ителә. Якынча 1827 прибор кирәк», – дип өстәде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы. Аның сүзләренчә, бу хәбәрләрчеләрне шәһәр Башкарма комитеты ел ахырына кадәр урнаштырачак.

Быел янгын куркынычсызлыгы буенча расланган муниципаль максатчан программа чараларын тәэмин итүгә 8,3 млн сум бүлеп бирелгән, аерым алганда, бу акчаларга Казан халкында, шул исәптән бистәләрдә хәбәр итүнең муниципаль системасын булдыру буенча эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 995 янгын булган, шуларның 646-сы – кешеләр гаебе белән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.08.2021
Видеорепортаж
09.08.2021 11:36
Ел башыннан Казанда 995 янгын очрагы теркәлгән
Барлык яңалыклар