В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль көнендә 36, 36а, 46, 72, 116 номерлы автобуслар хәрәкәт ешлыгын арттырачаклар
Казанда 16 августта 36, 36а, 46, 72, 116 номерлы автобус маршрутлары рейслары арттырылачак. Бу Аккош күлендә гастрофест үткәрү белән бәйле. Шулай ук бәйрәм кунакларын уңайлылыгын артыру өчен фестиваль мәйданчыгына кадәр бушлай шаттллар оештыралар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Махсус шаттллар Аккош күле мәйданына кадәр «Ремплер» тукталышыннан курста булачак. Кунаклар шәхси автомобильдә машина кую урынында транспорт чарасын калдыра алачак. Ә җәяүле йөрүчеләр өчен «Аккош күле» тукталышыннан күлләр каскады буйлап маршрут оештырылган.
Гастрофестивальгә кадәр җәмәгать транспортында да барып җитәргә мөмкин булачак. Фестиваль көнендә 36, 36а, 46, 72, 116 номерлы автобуслар хәрәкәте ешлыгы артачак.
Исегезгә төшерәбез, гастрофест 16 августта 10:00 нан 18:30 га кадәр узачак.