Транспорт хәрәкәте өчен урап узу юллары оештырылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
30 нчы майдан 1 нче декабрьгә кадәр Горький шоссесы буенча 160 нчы номерлы бина янында («Олимпиец» СК) хәрәкәт өлеше тулысынча ябылачак. Автотранспортның тоткарлыксыз йөрүе өчен җитештерү эшләре участогы буйлап – хәрәкәтнең ике ягына өчәр полоса оештырылачак.
Автомобильчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Казан Мэры Илсур Метшин Горький шоссесын реконструкцияләү проекты белән танышты, шулай ук Осиново урамындагы ремонт эшләренең барышын бәяләде.