Чикләүләр Жасминная, Җиләкле һәм Листопадная урамнарына кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казанда Плодопитомник коттедж бистәсе урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнү 31 майга кадәр озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шулай итеп, май ахырына кадәр Жасминная (30-нчы йорттан Листопадная урамына кадәр), Җимешле (1-нче йорттан Листопадная урамына кадәр) һәм Листопадная урамының 13а номерлы йорты тирәсендә хәрәкәт ябылачак. Чикләү канализация сузу белән бәйле.