(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казанда 30 сентябрьгә кадәр Киров районында кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә. Бу юлларны төзекләндерү эшләре белән бәйле. Тиешле карар Башкарма комитетта кабул ителде.
30 сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә:
Осиново тыкрыгы;
Юдино шоссесы–Яңа Юдино ур., Новоросийск ур., 109б адресы буенча урнашкан 53-нче мәктәпкә кадәр;
Маршрут урамы белән Можайский урамы арасындагы юл, 223 номерлы балалар бакчасы буенда;
2-нче Юго-Западная урамыннан Декабристлар урамына кадәр;
Болотников ур., 9-нчы йорт тирәсендәге юл, Лазарев урамыннан Болотников тыкрыгына кадәр;
Кызыл Химик ур., Урицкий урамыннан Клара Цеткин ур., 8/27 номерлы йортка кадәр, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Киров һәм Мәскәү районнары бүлекләренә керү мөикинлеге белән;
Поперечно-Боевая һәм Лагерь урамнары, Боевая урамыннан Лагерь ур., 113-нче йортка кадәр;
Декабристлар ур.,131е йорты янындагы юл, Мәскәү базары янында квартал эчендәге юлны төзекләндерү;
Восстание урамы буенча квартал эчендәге юл, 107 йорттан Окольная ур.,11-нче йортка кадәр;
Восстание ур., 99а адресы буенча урнашкан "Дуслык" девиант тәртипле балалар һәм үсмерләр өчен социаль-реабилитацион үзәгенә кадәрге юл.