Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанда 30-нчы октябрьгә кадәр Җиңү проспектыннан Альберт Камалиев проспектына чыга торган юлда транспорт хәрәкәте чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Хәрәкәтне чикләү «Сахаров» метро станциясенең тоннель үткәрү комплексын монтажлау эшләре белән бәйле.