В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакытлыча чикләү газүткәргечне капиталь ремонтлау эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанда Гагарин урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
30-нчы августка кадәр Гагарин урамы буенча транспорт хәрәкәте Торак урамыннан Силикат урамына кадәрге участокта чикләнгән.
Вакытлыча чикләү газүткәргечне капиталь ремонтлау эшләре белән бәйле.