Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казанда Гадел Кутуй урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
15-нче августка кадәр Гадел Кутуй урамы буенча Альберт Камалеев проспектыннан алып Җиңү проспекты буенча урнашкан 57-нче йортка кадәр транспорт хәрәкәте чикләнгән.
Бу урам-юл челтәрен ремонтлау буенча эшләр башкарылу белән бәйле.