Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казанда 15-нче августка кадәр Ильич урамы участогында хәрәкәт чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Транспорт хәрәкәте Ильич урамының 28-нче номерлы йорты янындагы өлеше буенча ябык булачак. Бу канализация коллекторын капиталь төзекләндерү белән бәйле.