В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Казан юлларына 80 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 6361 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 630 юл хезмәте эшчесе һәм 543 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 87 катнаш юл машинасы, 57 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 14 кар төягеч, 108 щеткалы трактор, 20 грейдер, 73 фронталь төягеч, 51 "Барсик", 121 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 80 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 566 юл хезмәте эшчесе һәм 301 махсус техника берәмлеге катнашачак.