Реконструкция барышында корылманың терәк элементлары алыштырылачак һәм юл өлеше киңәйтеләчәк
Фото: Денис Гордийко
30 нчы октябрьгә кадәр Степная урамындагы 1а йорттан Шоссе урамына кадәрге участокта юл өлеше ябык булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Киндерле елгасы һәм Коры елга аша күперләр ремонтланачак. Корылмаларда терәк элементлар алыштырылачак, юл өлешләренең киңлеге нормативларга җиткереләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, яктырту яңартылачак һәм куркынычсызлык элементлары урнаштырылачак. Шулай ук Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау дәвам итә, ә күптән түгел «Миллениум» күперендә эшләр башланды.