Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2020, 14:38

Казанда читтән торып рәсмиләштерелгән эшсезләргә 30 млн сумлык пособие түләгәннәр

Апрель аенда шәһәрдә 716 кеше эшкә урнаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Ксения Швецова). Казанда читтән торып рәсмиләштерелгән эшсезләргә 30 млн сумлык пособие түләгәннәр, шул исәптән балаларга түләүләр - 1 млн 332 мең сум. Апрель аенда шәһәрдә 716 кеше эшкә урнаштырылган. Бүгенге көндә шәһәрнең мәшгульлек органнарында 18 мең 177 кеше теркәлгән. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

1-нче марттан башлап эшсез гражданнарга эшсезлек буенча пособиеләр максималь күләмдә 12 мең 130 сум күләмендә билгеләнә. Эшсез дип танылган һәм балалары булган гражданнарга өстәмә рәвештә балага 3 мең сум түләнәчәк, дип искәртте Илдар Шакиров. Бөтен пособиеләрне билгеләү процедурасы «Россиядә - эш» порталында яки РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша уза. Казанда түләүләр суммасы 30 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән балаларга - 1 млн 332 мең сум.

«Бүген мәшгульлек органнарында 18 мең 177 казанлы теркәлгән. 1-нче апрельгә эшсезләр 5 тапкырга диярлек кимрәк иде - 3 мең 970 кеше, - дип хәбәр итте И.Шакиров. - Исегезгә төшерәм, эш бирүчеләргә эшкә алу һәм хезмәткәрләрне эштән азат итү турындагы мәгълүматны үз вакытында тапшырырга кирәк».

Мәшгульлек органнарына мөрәҗәгать иткән һәр кеше вакансияләр базасына керә, эшсезләргә, һөнәри белем алуга, квалификация һәм эш тәҗрибәсенә юнәлеш тотып, эшкә юллама бирәләр. Әйтик, апрель аена 716 кеше эшкә урнаштырылган. Вакансияләр банкын актуальләштерү даими алып барыла. Бүгенге көндә шәһәрдә 8032 вакансия бар.

Барлык яңалыклар