Спектакль М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). 29 декабрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Карэн Хачатурян музыкасына "Белоснежка и семь гномов" хәйрия спектакле узачак.
Әлеге тамашаны инвалид балаларның ата-аналары "Балалар шатлыкка" региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы, Светлана Изамбаеваның коммерцияле булмаган хәйрия фонды, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы карамагындагы балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, девиант тәртипле балалар тамаша кылачак.
Тамаша башланыр алдыннан һәм антрактта театр фойесында яңа ел чыршысы янында әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән тамаша булачак. Спектакльдә барлык партияләрне Казан хореография училищесы укучылары башкара.
Спектакль 8 гыйнварга кадәр оештырылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.