Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2019, 11:51

Казанда җир асты кичүләрендә законсыз урнаштырылган стационар булмаган объектларны сүтәләр

Мондый карар Казан шәһәре Думасының XXXV сессиясе утырышында кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль, Ксения Швецова). Казанда законсыз урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектларын демонтажлау тәртибе үзгәрде. Хәзер җир кишәрлекләрендә үз белдеге белән урнаштырылган объектларны гына түгел, муниципаль милектәге биналар, корылмалар эчендә куелганнарын да сүтәчәкләр. Казан шәһәре Думасының XXXV сессиясе утырышында шундый карар кабул ителде, ул бүген Башкарма комитетта Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова рәислегендә узды.

Шәһәр территориясендә стационар булмаган объектларны урнаштыру белән көрәш даими рәвештә алып барыла, дип билгеләп үтте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Ул бүгенге көндә Казанда җәяүлеләр кичү урыннарында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукларын сату буенча торглар үткәрелүен искәртте. Әмма эш алай ук тиз бармый, чөнки хәзерге вакытта җәяүлеләр өчен җир асты кичүләрендә күп кенә законсыз урнаштырылган павильоннар урнаштырылган, аларның хуҗаларында аренда килешүләренең вакыты чыккан.

«Мондый объектлар белән нәтиҗәле көрәшү өчен шәһәр территориясендә законсыз урнаштырылган күчемле милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк, - диде Р.Фазылҗанов. - Әлеге закон проектын кабул итү гамәлдәге законнар белән билгеләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк».

Законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча элегрәк даими комиссия утырышында каралган карар проектын депутатлар бертавыштан расладылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ачык аукцион сатуларыннан дүрт җәяүлеләр кичү урынында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукы гамәлгә ашырылган: Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендә, Дементьев һәм Олег Кошевой урамнары киселешендә, Ершов урамы буенча һәм Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә. Бу объектларның тышкы кыяфәте бердәм концепциягә туры киләчәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXV чираттан тыш сессиясе
Видеорепортаж
25.07.2019 11:27
Казанда җир асты кичүләрендә законсыз урнаштырылган стационар булмаган объектларны сүтәләр
Барлык яңалыклар