Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2021, 12:50

Казанда җылыту сезонына старт бирелде

300-дән артык социаль объектта җылылык бар инде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанда җылыту сезонына старт бирелде. Хәзерге вакытта 345 социаль объектта җылылык бар инде – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә. Бу хакта Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов үткәргән идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә билгеле булды.

«Ягу чоры башлана. Безнең сезнең белән җылыту системаларын җайга салу һәм көйләү өчен 2 атна вакыт бар. Йортларда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, челтәрләрдәге барлык ремонт эшләрен башкарырга, җылылык бирү процессын җайга салырга һәм балансларга кирәк. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга графикка чыгу һәм җылылык җибәрү белән бәйле барлык мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итүегезне сорыйм», – диде ул.

Д.Анисимов искә төшергәнчә, атна башында Казан Мэры Илсур Метшин җылыту сезонына әзерлек буенча зур киңәшмә уздырды. «Утырыш кысаларында шәһәр башлыгы барлык җаваплы структураларга йөкләмә бирде. Бүгенге көндә социаль объектларга җылылык җибәрелә. Моңа аерым игътибар бирүегезне һәм процессны контрольдә тотуыгызны сорыйм», – диде ТКХ комитеты рәисе.

«Казан җылылык челтәрләре»нең баш инженеры Марс Макаров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта аларның барлык объектлары да әзер. Торба үткәргечләрне алыштыру буенча план эшләре тәмамланган, ә өстәмә эшләр җылылык җибәрү процессына йогынты ясамаячак. Ул билгеләп үткәнчә, барлык эре идарәче компанияләр дә вакытында гариза биргән һәм бурычлары юк.

Үз объектларының әзерлеге турында шулай ук «Казэнерго» баш инженеры урынбасары Алексей Лаврентьев белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көннән 55 сезонлы котельныйны эшләтеп җибәрү башланачак, тагын 83 ел дәвамында эшли торганнары эшкә кертелгән инде. Шул ук вакытта социаль объектларның 55%-ы җылылыкны вакытыннан алда алды. «Йөкләнеш булган очракта, котельныйларны дүшәмбегә кадәр эшләтеп җибәрәчәкбез, идарәче компанияләр белән берлектә тагын бер атна ярым вакыт эчендә бу процесс белән идарә итү һәм гидравлик режимны җайга салачакбыз. Проблемалар булырга тиеш түгел», – диде ул.

Шәһәр районнары администрацияләре вәкилләре үз чиратында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта капиталь һәм агымдагы ремонт белән бәйле берничә йорт бар. Эшләр якын арада тәмамланырга тиеш. Кайбер очракларда капиталь ремонт җылы җибәрү өчен киртә булмаячак.

Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе ассызыклаганча, суыту аркасында тизләнергә кирәк. «Мин шулай аңлыйм, барысы да әзер, һәм безгә бары тик бикләрне генә ачарга кала. Безнең шәһәрдә барлыгы 5785 күпфатирлы йорт бар, шуларның 5371 – үзәк җылыту белән, калганнары – индивидуаль. Күпчелек йортларда җылылык якындагы 2-3 көндә үк барлыкка килергә тиеш. Һәм, әлбәттә, максималь санда социаль объектларны колачларга кирәк», – дип билгеләде Д.Анисимов.

Моннан тыш, идарәче компанияләр көн саен җылылык җибәрү турында хисап тапшырырга тиеш. «Мин сезнең йөкләнешегезне, җаваплылык дәрәҗәсен беләм,әмма сезнең төп мәсьәлә – подъездларны чистартудан башлап батареяларда җылылык белән тәэмин итүгә кадәр казанлыларның йортларда яшәү шартлары. Күпчелек йортларда җылылык шушы 1-2 көндә барлыкка килергә тиеш. Барлык мәсьәләләр хәл ителгәнчегә кадәр эш урыныннан китмәскә киңәш итәм», – дип өстәде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә район администрацияләре карамагындагы кебек үк, комитетның үзендә дә кайнар линияләр эшли башлый. Д.Анисимов сүзләренчә, барлык идарәче компанияләр белән график эшләнгән инде. «Мин җылылык җибәрү буенча теләсә нинди гаризага игътибар белән карауларын сорыйм, бигрәк тә ул кабатланса. Бу сезнең агымдагы эшегез. Халыкның барлык мөрәҗәгатьләре буенча җыелма таблица ясагыз, комитетка барып җиткәннәр буенча аерым. Җибәрү-көйләү эшләре тәмамланганнан соң, без игътибар белән карарбыз, нәрсә белән бәйле бу мөрәҗәгатьләр килеп чыкканлыгын өйрәнербез», – дип йомгаклады ул.

Фоторепортаж
Д.Анисимов җылылык бирү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде, 16.09.2021
Барлык яңалыклар