Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2023, 09:21

Казанда «Ефәк юлы» халыкара раллие старт алды

Тантанада РФ тышкы эшләр министры, Татарстан Рәисе һәм шәһәр Мэры катнашты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Казанның Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллие старт алды. Тантанада РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты.

Казан Кремле диварлары астында мотоциклларда, квадроциклларда, Т1 һәм Т2 внедорожникларында, Т3 баггиларында, йөк машиналарында 98 экипаж җыелган иде. Россиялеләрдән тыш, ярышларда Кытай, Белоруссия, Франция, Италия, Швейцария, Сербия, Израиль, Сүрия, Иран һәм дөньяның башка илләре вәкилләре катнаша.

Ралли Евразия киңлеген тоташтырган борынгы сәүдә маршруты буенча уза. «Бу маршрут – безнең бөтен зур Евразияне: территорияләрне, кешеләрне, аларның язмышларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телләрен һәм динен бәйләгән иң борынгы юл», - диде Сергей Лавров.

«Ефәк юлы» – зур спорт бәйрәме, дөньякүләм әһәмияттәге уникаль проект, дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов. «23 илдән 98 экипаж «Ефәк юлы» раллие стартына чыгуы – безнең өчен бу дәрәҗә. Бу Татарстан өчен бик мөһим. Без – автомобиль республикасы. Техник спортның һәр төре бездә зур ихтыяҗ казана!» – диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук тантанада «Ефәк юлы» халыкара ралли» проекты җитәкчесе Владимир Чагин, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ГАЗ төркеме», «УРАЛ» һәм «АВТОВАЗ» автозаводлары вәкилләре катнашты.

«Ефәк юлы» раллие Россия Федерациясенең 13 субъекты территориясе аша узачак. Маршрут Казан, Уфа, Магнитогорск, Оренбург, Самара, Саратов, Волгоград, Липецк һәм Мәскәү кебек шәһәрләрне үз эченә ала. Раллиның озынлыгы 5 мең 247 км тәшкил итә, шуларның 2 мең 277 км – тизлекле участоклар. Россия башкаласында катнашучылар 15 нче июльдә финишка килерләр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Казанда «Ефәк юлы» халыкара раллие старт алды
Барлык яңалыклар