Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2018, 12:56

Казанда ирекле халык дружиналары әгъзаларына Артем Айдинов исемендәге премия тапшырылды

Тантанада шулай ук шәһәрнең халык дружиналары конкурсы җиңүчеләрен дә билгеләп үттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Башкарма комитетында Артем Айдинов исемендәге премия лауреатларын, шулай ук халык дружиналары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Ирекле халык дружиналары вәкилләренә бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов тапшырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен оештыру идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Сергей Чанкин, предприятиеләр, торак компанияләре, уку йортлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Айрат Фәизов искәртеп узганча, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм студентлар берләшмәләре хезмәткәрләренә Артем Айдинов исемендәге ел саен бирелә торган махсус шәһәр премиясен тапшыру традициясе инде күп еллар эшләп килә. Аеруча куркыныч җинаятьчеләрне тоткарлаган вакытта батырларча һәлак булган Артем Айдинов үрнәк, батырлык һәм эшкә тугрылык үрнәге булды.

2 ел эчендә Казанда 13 эре югары уку йортында, 3 урта һөнәри белем бирү йортында, шәһәрнең 23 предприятиесендә һәм шәһәрнең яшүсмерләр клубларын берләштерүче "Яшүсмер" ("Подросток") муниципаль учреждениесенең 4 филиалында ирекле яшьләр дружиналары булдырылды. Бүгенге көндә Казанда 3 меңнән артык кеше булган 400-дән артык халык дружинасы бар.

Ирекле халык дружиналары республикада, бигрәк тә эре шәһәрләрдә иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте Рөстәм Ибраһимов. Татарстан территориясендә халык дружиналары эшендә 20 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 3 меңнән артыгы – Казанда. "Бүгенге көндә республикада ирекле ярдәмчеләр катнашында 20 меңнән артык җинаять ачылган. Бу сезнең эшегезнең нәтиҗәлелеге һәм безнең гражданнар һәм республика кунаклары өчен уңайлы шартлар тудыруга керткән өлешегез турында сөйли", - дип билгеләп үтте Р.Ибраһимов һәм яшь дружинникларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Казан милли тикшеренү технология университетының ирекле халык дружинасы командиры урынбасары Газинур Мөхәммәтов югары уку йортының хокук тәртибе студентлар отряды иҗтимагый оешмалар булып тора һәм Татарстан Республикасының ирекле халык дружиналары реестрына керә, дип сөйләде. Отрядның төп бурычы - студентлар арасында тәртипне ныгыту һәм хокук бозуларны кисәтү. "Хокук тәртибе физик отряды әгъзалары университетта һәм аннан читтә көн саен эшләүче патруль төркемнәре составына керә. Алар катнашыннан башка бер генә мәдәни-массакүләм чара да үткәрелми, – диде Г.Мөхәммәтов. - Барлыгы 3 патруль төркеме булдырылган, алар көн саен тулай торакларда җәмәгать тәртибен тәэмин итә. Хокук саклау отряды әгъзалары хокук саклау органнарына актив ярдәм итәләр". Ул шулай ук дружина әгъзалары өчен сугыш самбосы буенча күнегүләр каралган, алар атнага 2 тапкыр уза, дип өстәде.

Массакүләм чараларда тәртип тәэмин итүнең мөһимлеген Казан төзелеш колледжының студентлар куркынычсызлык хезмәте командиры Александр Мусаткин раслады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта отрядның шәхси составын 15 кеше тәшкил итә. "Көллияттә төрле дәрәҗәдәге чаралар, шул исәптән WorldSkills һәм "Абилимпикс" республика чемпионатлары даими рәвештә үткәрелә. Безнең куркынычсызлык хезмәте әлеге чаралар тирәсендә тупланган иде", - дип сөйләде Александр Мусаткин.

Студентлар дружиналарының Казан штабы эше турында сөйләгәндә, дружина әгъзасы Кирилл Хәйдәров студентлар дружиналарының гомуми саны якынча 350 кеше тәшкил итә, дип билгеләп үтте. "Безгә илне һәм дөньяны яхшырак итәргә теләгән егетләр килә. Аның истәлегенә премия булдырылган Артем Айдинов безнең өчен үз-үзеңне тоту үрнәге булып тора", - дип ассызыклады ул.

Артем Айдинов исемендәге махсус шәһәр премиясенә бәйгес Казанда 16-30 ноябрьдә узды. "Яшьләрнең җәмәгать тәртибен формалаштыруга кызыксынуларын арттыру, хокук саклау органнарының кадрлар составын киләчәктә арттыру, Артем Айдинов истәлеген мәңгеләштерү премиянең өстенлекле бурычлары булып торалар", - дип билгеләп үтте А.Фәизов һәм элегрәк бәйгенең уку йортларында җыелган мәгълүмат нигезендә читтән торып үткәрелгәнлеген искәртте. Быел җиңүчеләрне спорт һәм интеллектуаль сынаулар нигезендә ачыкладылар.

Халык дружиналарының иң актив һәм күренекле әгъзаларына Сергей Чанкин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул дружинникларга республика халкы һәм аның башкаласы иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләү тантанасын Айрат Фәизов дәвам итте.

Быел Казанда халык дружиналары эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алга таба җәмәгатьчелекне хокук тәртибен тәэмин итү эшенә җәлеп итү өчен халык дружиналары арасында бәйге узды, җиңүчеләрне 10 төрле номинация буенча сайладылар. Җиңүчеләргә Казан Мэры дипломнарын Рөстәм Гафаров тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Татарстан башкаласында җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә, һәм монда халык дружиналары эшенең зур өлеше бар, дип ышана Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. "Сез бик мөһим эш башкарасыз. Артем Айдинов кебек легендар шәхесләрнең истәлеген саклап калуыбыз да бик мөһим, – диде Р.Гафаров. – Сез башкарган эшләрнең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе - шәһәр урамнарында тынычлык. Балаларын мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тыныч кына озатучы әниләрдән дә рәхмәт сезгә, бу бик кадерле нәрсә".

Бүләкләнүчеләр арасында Казан Мэры дипломнары белән "Заречье идарә итүче компаниясе" дружинасы командиры Татьяна Овченкова һәм Совет районының 72-нче урта мәктәбе оештыручы педагогы Алсу Низаметдинова да бар.

Тантана ахырында А.Фәизов җыелучыларга намуслы хезмәтләре һәм Казанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга һәм җәмәгать тәртибен саклауга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фоторепортаж
Казанда Артем Айдинов ис. махсус премия тапшырылды, 06.12.2018
Видеорепортаж
06.12.2018 11:56
Казанда Артем Айдинов ис. премия нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды
Барлык яңалыклар