Хәрәкәтне чикләү ремонт эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Казанда 11-нче июньнән 13-нче июньгә кадәр Пушкин урамы буенча хәрәкәт өлешчә ябык булачак.
Шул рәвешле, 11-нче июньдә 20.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Пушкин урамы Островский урамыннан Горький урамына кадәрге юнәлештә өлешчә ябылачак.
12-нче июньнең 15.00 сәгатеннән 13-нче июньнең 7.00 сәгатенә кадәр Пушкин урамы Горький урамыннан Островский урамына кадәрге юнәлештә хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Хәрәкәтне чикләү ремонт эшләре башкару белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.