В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт 2б номерлы йорт янында чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Казанда 12 майдан 20 майга кадәр О.Кошевой урамында 2б номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла (схема).
Бу Казан җылылык челтәрләре тарафыннан җылылык камерасын төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.