25 нче июльдән чикләү Полушкин урамына кагылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Казанда Сабир Әхтәмов урамында автомобиль транспорты хәрәкәтен өлешчә чикләделәр, 25 нче июльдән чикләү Полушкин урамына кагылачак. Бу канализация челтәрен урнаштыру эшләре белән бәйле, алар этаплап барачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шулай итеп, 14 нче июльгә кадәр С.Әхтәмов урамы буенча йөрү өлеше Җиһанов урамы белән кисешкән урында Җиһанов урамына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә ябыла.
15 нче июльдән 24 нче июльгә кадәр С.Әхтәмов урамы буенча йөрү өлеше Җиһанов урамы белән кисешкән урында Полушкин урамына таба хәрәкәт итү юнәлешендә өлешчә ябылачак.
25 нче июльдән 31 нче июльгә кадәр Полушкин урамы буенча С.Әхтәмов урамына таба 5/5 номерлы төзелә торган бина янында хәрәкәт чикләнәчәк.
1-10 нчы августта Полушкин урамы буенча 5/5 номерлы төзелә торган бина янында Камалиев урамына таба хәрәкәт чикләнәчәк.