2б номерлы йорт янында эшләр 22 нче апрельдән 25 нче апрельгә кадәр барачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). Казанда Сәлимҗанов урамындагы автомобиль юлы участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.
22 нче апрельдән 25 нче апрельгә кадәр Спартак урамы буенча 2б номерлы йорт янында автомобильләр хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк һәм Сәлимҗанов урамы буенча Татарстан урамына таба хәрәкәт итү өлеше буенда тротуар тулысынча ябылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Бу элеккеге «Спартак» фабрикасы биналары һәм территорияләре комплексын реконструкцияләү эшләре белән бәйле.