Казанның Рихард Зорге урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Сәбәбе — кабель сызыкларын төзекләндерү.
28 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр 97 нче йорт янындагы участок ябылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре сәбәпле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.