В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). Казанда Сафиуллин урамындагы хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр. Тиешле күрсәтмә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлары җыентыгының 24 нче номерында бастырылды.
4 нче июльдән 31 нче августка кадәр Сафиуллин урамындагы 7 нче номерлы административ бина янындагы парковка тулысынча ябылачак.
Шулай ук 15 нче июльнең 18:00 сәгатеннән 17 нче июльнең 18:00 сәгатенә кадәр Фучик урамындагы 50 нче номерлы йорт янында хәрәкәт өлешчә ябыла.
Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре башкарылу белән бәйле.