Участокта асфальт-бетон япма ремонтланачак
Фото: Денис Гордийко
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәрге участокта хәрәкәт өлешчә 15 нче апрельдән 5 нче июньгә кадәр чикләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Мәскәү һәм Уң як Болак урамнарында инженерлык коммуникацияләрен реконструкцияләүгә әзерлек эшләре башланды. Юллар астында урнашкан челтәрләрне ремонтлау һәм алыштыру планлаштырыла, шуңа бәйле рәвештә кайбер участокларда хәрәкәтне өлешчә яки тулысынча ябу күздә тотыла.