В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23-нче августтан 12-нче сентябрьгә кадәр 9-нчы номерлы йорт янындагы юл участогы ябылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанда 23-нче августтан Созидателей юлы буенча транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
12-нче сентябрьгә кадәр Созидателей юлы буенча 9-нчы номерлы йорт янындагы юл участогы ябылачак.
Бу күп фатирлы торак йортка су кертү өчен чокырлар казу белән бәйле.