Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2026, 10:15

Карны тиз арада чистарту өчен Казанның кайбер урамнарында юл өлешләре ябыла

Урамнарны ябу тәҗрибәсе үзенең нәтиҗәле булуын күрсәткән, әлеге алымны юлларны тиз арада һәм сыйфатлы итеп җыештыру өчен кулланалар

Денис Гордийко фотосы

Кичә Казан урамнарының берсендә сынау сыйфатында карны җыештыру эшенең схемасын үзгәрттеләр. Жуковский урамындагы юлның Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге өлешендә автотранспорт хәрәкәте тулысынча чикләнде. Болай эшләү «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең подряд оешмасына әлеге юл өлешенә күп сандагы махсус техниканы җәлеп итү һәм кар өемнәрен тиз арада җыеп алу мөмкинлеге биргән.

Тәҗрибә киңлегендә алты үзбушаткыч, ике төягеч һәм ике кече төягеч машина эшләгән. Нәтиҗәдә берничә сәгать эчендә 150 тонна кар җыеп алынган, үзбушаткычлар кар эретү станциясенә 17 рейс ясарга өлгергән.

Соңрак Жуковский урамындагы юлның Большая Красная урамыннан Адамюк урамына кадәрге өлешендә автомобиль хәрәкәте туктатылган. Берничә сәгать эчендә 120 тонна кар җыеп алынган, үзбушаткычлар 12 рейс ясаган.

«Ябык» һәм гадәти режимнарда җыештыру эшенең нәтиҗәлелеген чагыштырганда, беренчесе юл хезмәтләре өчен отышлырак мөмкинлек булып чыга. Юл өлешләрен көндез берничә сәгатькә чикләү гомуми хәрәкәткә кыенлык тудырмый, әлбәттә, әлеге тәҗрибә халык күпләп эшкә бара-кайта торган вакытта сыналмый. Шул ук вакытта «ябык» режимда юл эшчеләре карны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп чистарта.

Әлеге алымны бүгеннән башлап урамнарның башка өлешләрендә дә кулланачаклар. Мондый сынау өчен шәһәрдәге гомуми транспорт хәрәкәтен катлауландырмый торган юл өлешләре генә сайлап алыначак.

Исегезгә төшерәбез, көчле явым-төшемнәр аркасында 30 гыйнвар көнне Казанда «Буран» планы гамәлгә кертелде һәм ул 4 февральгә кадәр озайтылды. Карар, көчле салкыннар башланганчы, кискен кар яву нәтиҗәләрен җайга салу максатыннан шәһәрдә җыештыру эшләре зарурлыгына бәйле рәвештә кабул ителгән.

Биш көн эчендә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган. Белгечләр бәяләвенчә, беренче категория юлларына гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган.

Татарстан башкаласында көчле табигать күренеше белән көрәшү өчен рекордлы санда техника – 1 354 берәмлек (чагыштыру өчен: гадәти кышкы көннәрдә юлларда 160–170 машина эшли) машина җәлеп ителгән, ә шәһәрдәге кар эретү пунктлары җитештерүчәнлек куәтеннән ике тапкырга артыграк йөкләнеш белән эшли. Кар чистарту эшен тизләтү максатыннан, хакимият шәһәрнең барлык районнарында кар җыю өчен 17 вакытлы мәйданчык әзерләгән.

Гыйнвар аенда Казан урамнарыннан 474 мең тонна кар чыгарылган – әлеге күрсәткеч бу елгы кышкы сезонның биш аена караганда ике тапкырга күбрәк сан. Агымдагы кыш башыннан шәһәрдән барлыгы 593 мең тоннадан артык кар җыеп алынган.

Эвакуаторлар һәм ЮХИДИ эше көчәйтелгән. Соңгы өч тәүлектә махсус техника эшенә комачаулаган 200 автомобиль мәҗбүри рәвештә махсус стоянкага озатылган, машина хуҗаларына махсус чат-бот аша транспорт йөри торган юл өлешен азат итүне сорап, 7,4 меңнән артык хәбәрнамә җибәрелгән.

Бүген шәһәр мәктәпләре дистанцион укыту эшчәнлеген дәвам итә, балалар бакчаларында ата-аналары өйдә кала алмаган балалар өчен дежур төркемнәр оештырыла. Чәршәмбе көнне укыту төренә кагылышлы карар бүген көн дәвамында кабул ителәчәк.

Видеорепортаж
03.02.2026 10:14
Барлык яңалыклар