Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 17:28

Казанда инклюзив үзәкләрне тәмамлаучылар арасыннан сәламәтлеге чикле балалар белән эшләү өчен тьюторлар әзерләячәкләр

Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон шундый тәкъдим белән чыгыш ясады

Инна Басыйрова фотосы

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Казанның «Тылсым» инклюзив ял итү үзәгендә булды. Очрашу вакытында ул инвалид кешеләрне һөнәри яктан камилләштереп, аларга яңа мөмкинлекләр биреп, җәмгыятькә актив җайлаштыру тәкъдимен җиткерде. Аерым алганда, Илья Вольфсон шундый ук учреждениеләр базасында үзәкләрне тәмамлаучылар арасында педагогик кадрлар һәм тьюторлар әзерләү программаларын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.

Илья Вольфсон «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова белән бергә тернәкләндерү эшләренең нечкәлекләре белән кызыксынды, ата-аналар белән аралашты һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекле программалары белән танышты.

Үзәк базасында эшли торган күнекмәләр фатиры проекты депутатны аеруча кызыксындырды. Биредә менталь тайпылышлары булган балалар ризык әзерләү, тәртиптә тоту һәм көнкүрешне планлаштыру кебек тормыш өчен мөһим булган мөстәкыйль яшәү күнекмәләренә ия булалар. Мондый тәҗрибәләр Казанда 2022 елдан башлап шәһәр хакимиятенең актив ярдәме нәтиҗәсендә уңышлы үсә.

«Без сәламәтлеге чикле кешеләрне эшкә урнаштыру турында күп сөйлибез. Бу юлны үзе үткән үзенчәлекле кеше генә башкаларның хәлен бик яхшы аңлар. Балалар белән бигрәк тә. Берьюлы ике бурыч хәл ителә: сәламәтлеге чикле кешеләр һөнәрле булачак һәм үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп яшәячәк, ә үзәкләр үзенчәлекле шәхси тәҗрибәсе һәм башкаларның хис-кичерешләрен аңлаучы белгечләргә ия булачак», - дип ассызыклады Илья Вольфсон.

Әлеге тәкъдим мондый юнәлештә эшли торган федераль ведомстволар һәм Дәүләт Думасы әгъзалары белән җентекләп эшләнәчәк.

Очрашуда Илья Вольфсон белән бергә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая да катнашты.

«Тылсым» үзәгендәге уку сыйныфларында, остаханәләрдә, спорт залында һәм башка юнәлешләрдә актив эш алып барыла. Үзәк сәламәтлеге чикле балаларның ата-аналарының тәкъдимнәрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән. «Тылсым» үзәге тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә Россиядә иң яхшыларның берсе буларак билгеләп үтелде. Учреждениедә начар күрүче балалар өчен канистерапия һәм тифлоаңлатмалы җиһазлар белән алдынгы методикалар кулланыла.

Алдарак «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының проекты саналучы «Тылсым» балалар инклюзив үзәгенең «Мәрхәмәт коды» номинациясендә #МыВместе (#БезБергә) халыкара премиясе финалына үтүе турында хәбәр ителгән иде. Конкурска дөньяның 147 иленнән 50 меңнән артык гариза килгән – 128 социаль проект финалга үткән. «Мәрхәмәт коды» номинациясендә Казан проекты беренче унлыкта алтынчы урында.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Илсур Метшин һәм Президент грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалин «МастерОК» ял итү үзәгендә, инклюзив «Барысы да балалар өчен» үзәгендә, «Игелекле Казан» штаб-фатирында һәм «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Барлык яңалыклар