Чикләү 2024 елның июнь аена кадәр дәвам итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Казанда 4 нче декабрьдән аквапарк һәм «Ак Барс» көрәш сарае ягыннан Миллениум күпере астындагы борылыш элмәге буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Чикләү күпер янында кунакханә комплексы төзелеше белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Машина йөртүчеләргә Подлужная урамы ягындагы борылыш элмәгеннән файдаланырга тәкъдим ителә. Вишневский урамына барып җитмичә, уңга, «УРАМ» экстрим-паркы ягына борылырга һәм аннан соң кабат развязкага күтәрелергә кирәк.
Миллениум астындагы борылыш элмәге 2024 елның июнь ахырына кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак дип планлаштырыла.