В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү ремонт эшләрен башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Казанда 20-нче майдан шәһәрнең Киров районында урнашкан Брюсов һәм Машинистлар урамнары буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
30-нчы октябрьгә кадәр Брюсов урамының машина йөрү өлеше, Большая урамыннан Брюсов урамындагы 51-нче номерлы йортка кадәрге участокта хәрәкәт итү өчен ябылачак
Шулай ук 30-нчы октябрьгә кадәр Машинистлар урамында, Кооператорлар урамыннан Юдино зиратына кадәрге участокта хәрәкәт ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү ремонт эшләрен башкару белән бәйле.