В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы үз сорауларын ТР Иҗтимагый палатасында бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 26-нчы июньдә Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү хезмәте эшләячәк.
Кабул итүне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм министрлык каршындагы иҗтимагый совет, Дәүләт торак инспекциясе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары алып барачак.
Шәһәр халкы үз сорауларын ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7а, 136 кабинет) 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирә алачак.
Шулай ук 8 (843) 567-81-69 номеры буенча кайнар линия телефоны эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.