В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел 443 хатын-кыз үзәк белгечләре белән киңәшләшкән
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган ел Кризислы йөклелек үзәгендә 443 хатын-кызга белгеч ярдәме күрсәтелгән. Нәтиҗәдә аларның 61,4 проценты йөклелекне өзүдән баш тарткан. Учреждение абортка кадәр консультация бирүе белән әһәмиятле: белгечләр репродуктив сайлау алдында калган хатын-кызларга психологик һәм социаль ярдәм күрсәтә, аларга дөрес карар кабул итәргә булыша.
Казанда йөкле хатыннарга медицина һәм социаль ярдәм системасы өч дәрәҗәдәге принцип буенча төзелгән. Аңа бала тудыру бүлекләре, 16 хатын-кыз консультациясе, консультация базасында эшләүче медицина-социаль ярдәм кабинетлары керә.
Медицина-социаль ярдәм кабинетлары ел саен авыр тормыш хәлендә калган 2,5 меңгә якын йөкле хатын-кызга ярдәм итә.
Илназ Әхмәдиев ассызыклаганча, бүгенге көндә Казанда хатын-кызларның 72 проценты һәм ир-атларның 70 проценты ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүгә әзер.