Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2026, 14:41

Казанда хатын-кызларның 60 проценттан артыгы Кризис үзәгендә үткәрелгән консультацияләрдән соң йөклелеген саклап калган

Узган ел 443 хатын-кыз үзәк белгечләре белән киңәшләшкән

Марат Мөгыйнов фотосы

Узган ел Казанда яшәүче хатын-кызларның 60 проценттан артыгы Республика кризислы йөклелек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, белгечләр белән аралашканнан соң йөклелекне саклап калу турында карар кабул иткән. Үзәкнең 2025 елдагы эш нәтиҗәләрен «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.

Узган ел Кризислы йөклелек үзәгендә 443 хатын-кызга белгеч ярдәме күрсәтелгән. Нәтиҗәдә аларның 61,4 проценты йөклелекне өзүдән баш тарткан. Учреждение абортка кадәр консультация бирүе белән әһәмиятле: белгечләр репродуктив сайлау алдында калган хатын-кызларга психологик һәм социаль ярдәм күрсәтә, аларга дөрес карар кабул итәргә булыша.

Казанда йөкле хатыннарга медицина һәм социаль ярдәм системасы өч дәрәҗәдәге принцип буенча төзелгән. Аңа бала тудыру бүлекләре, 16 хатын-кыз консультациясе, консультация базасында эшләүче медицина-социаль ярдәм кабинетлары керә.

Медицина-социаль ярдәм кабинетлары ел саен авыр тормыш хәлендә калган 2,5 меңгә якын йөкле хатын-кызга ярдәм итә.

Илназ Әхмәдиев ассызыклаганча, бүгенге көндә Казанда хатын-кызларның 72 проценты һәм ир-атларның 70 проценты ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүгә әзер.

Барлык яңалыклар