Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2026, 14:00

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме»: көмеш яшьтәге 4 мең спортчы спартакиаданың өченче сезонында катнашты

Уеннар апрель ае ахырында «тормыш сөючән»нәр арасында кече футбол турниры белән тәмамланачак

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының өченче сезоны ахырга якынлаша. Уеннарда өлкән яшьтәге 4 мең спортчы катнашты, алар өчен 2,5 мең тамашачы җан атты. Чараны апрель ае ахырында «тормыш сөючән»нәр арасында уздырылачак кече футбол турниры йомгаклаячак.

Өченче сезон уеннарында «тормыш сөючән»нәр шахмат, шашка, йөзү, өстәл теннисы, чаңгы узышы, волейбол, дартс, футбол, төньяк йөреше һәм пуля белән ату кебек 10 дисциплинада көч сынашты.

Физик культура һәм спорт комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә иң актив спорт районы исеме өчен барган көрәштә Авиатөзелеш районы беренче урында бара, Идел буе районы – икенче, Вахитов районы өченче урында тора.

Исегезгә төшерәбез, узган елда «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының икенче сезонын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Трудовые резервы» стадионында узды. Көмеш яшьтәге спортчылар меңнән артык шәхси бүләк һәм 270 кубок алды.

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы 2023 елның октябрендә Казан мэры Илсур Метшин инициативасы буенча башланып китте. «Яшәү яме» проекты Татарстан Республикасында 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм өлкән яшьтәге казанлылар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итүгә һәм саклауга юнәлдерелгән.

Россия төбәкләрендә «Озак һәм актив тормыш» программасы «Гаилә» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар