В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган умрау сөяге җәрәхәте белән ул хастаханәгә озатыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кызны машина бәрдерү шаһитларын эзлиләр.
13 мартта 7.00 сәгатьтә билгеле булмаган автомобиль йөртүче Бутлеров урамының 56-нчы йорты янындагы ишегалды территориясендә, алдан алынган мәгълүматлар буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 17.3 пунктын бозып, 66 яшьлек хатын-кызга юл бирмичә, аны бәрдерә. Шуннан соң ул, РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын-кыз умрау сөяге җәрәхәте белән хастаханәгә озатыла.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Соңгы тәүлек эчендә Казанда 264 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 3 кеше зыян күргән.